Әлмәт шәһәренең Алсу микрорайонында һәм Агропоселогында яшәүчеләр өчен медицина ярдәме якынайды

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Әлмәт шәһәренең Алсу микрорайонында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев һәм Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов катнашуында Октябрьнең 70 еллыгы урамы, 1В адресы буенча балалар поликлиника бүлеге белән гомуми табиблык практикасы үзәге ачылды.

Гомуми табиблык практикасы үзәге "Сәламәтлек саклау"милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча төзелгән. Монда 2 участок табиб-терапевты һәм 3 табиб-педиатр эшли. Үзәктә ЭКГ, күз эчендәге басымны үлчәү, спирометрия, кан алу, вакцинацияләү, диспансерлаштыру, профилактик медицина тикшерүләре узарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International