Түбән Камада Халык иҗаты йорты базасында сәламәтлек фестивале узды. Бинаның беренче катында медицина почмагы ачылды. Шәһәрлеләргә кан басымы, шикәрне үлчәделәр, үпкә функциясен тикшерделәр һәм электрокардиография ясадылар. Барлык тикшерүләрдән соң, һәр пациент терапевт белән киңәшләште. Шулай ук барлык теләүчеләргә прививка ясаттылар һәм сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләре буенча анкета үткәрделәр.
Табиб-волонтерлар түбәнкамалыларга төрле авыруларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында мәгълүмат биреп, листовкалар таратты.
Сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше елын тантаналы ачу көнендә түбәнкамалылар кайнар чәй белән җылындылар һәм саф һавада зарядка ясады, ә балалар актив уеннарда катнашты. Фестиваль «Сәламәтлек йөгереше» һәм төрле яшьтәге шәһәрлеләр катнашкан скандинавия йөреше марафоны белән тәмамланды.