Казан гимназистлары 20нче поликлиникада экскурсиядә булды

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Медицина сыйныфлары укучылары үзләренең булачак һөнәрләренә бер адым якынрак булсын өчен, Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе алар өчен уникаль экскурсияләр оештыра.

Кичә 179нчы гимназия укучылары Казан шәһәренең 20нче поликлиникасында булдылар.

Экскурсияләр вакытында балалар төрле белгечлек табиблары эше, җиһазлар, яңа цифрлы технологияләр һәм төрле медицина ярдәменең үзенчәлекләре белән танышты.

Бу балаларга аңлы рәвештә һөнәр сайлауда катнашырга һәм киләчәген планлаштырырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International