Татарстанда «Гаилә - дөнья нигезе» Бөтенроссия проекты старт алды. Ул традицион гаилә кыйммәтләрен яклау һәм пропагандалауга юнәлдерелгән. Бурыч - чын гаиләләр мисалларында туганнары белән дустанә һәм ышанычлы мөнәсәбәтләрен күрсәтү, традицион гаилә терәге булганнарның уңышлы тарихларын сөйләү.
Макетларда тәкъдим ителәчәк һәм социаль медиада, шәһәр билбордларында, видеороликларда урнаштырылачак образларда һәр кеше үзен танып, уңышлы, яратучан, нык һәм имин гаилә булдыруда үзенең әһәмиятле ролен күрә ала. Бөтенроссия социаль гаилә проектын гамәлгә ашыруның беренче этабы "Гаилә. Бергә булу мөһим."
Проектның презентациясе белән сайтта танышырга мөмкин