Казанда наркотикларга бәйле кешеләрне социальләштерү проектын эшләтеп җибәрделәр

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Реабилитация бүлекләрендә дәваланучы республика клиник наркология диспансеры пациентлары «Социализация күнекмәләре» программасында катнаша алачак. Проектны «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге» АКБО гранты акчасына ТР ресоциализация фонды эшләтеп җибәрде.

Проект кысаларында беренче очрашу «Мирный» чаңгы-биатлон комплексында узды, анда элеккеге наркоманнар өчен чаңгы буенча мастер-класс уздырылды. Профессиональ чаңгычылар һәм спорт мастерлары катнашучыларны чаңгыда төрле стильләр белән йөрергә өйрәтте. Якын арада аларның барысына да үзешчән турнир кысаларында алган белемнәрен күрсәтергә туры киләчәк.

«Психоактив матдәләргә бәйле пациентларны торгызу ике этапка бүленә. Башта психологик һәм психотерапевтик дәвалау үткәрелә. Аннан соң, пациентларның социаль адаптациясе һәм ресоциализациясе була. Ул сәламәт яшәү рәвешенә юнәлтелүне һәм психоактив матдәләрсез тормыштан ләззәт алырга өйрәнүне үз эченә ала», – дип аңлата реабилитация буенча РКНД баш табибы урынбасары Илдар Таҗетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International