Түбән Камада патологоанатомия хезмәтенә нигез салучы Анатолий Спиридоновны лаеклы ялга озаттылар

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Түбән Кама хастаханәсендә патологоанатомия хезмәтенә нигез салучы, югары категорияле табиб Анатолий Александрович Спиридонов лаеклы ялга чыкты.

Патологанатом һөнәренә Анатолий Александрович 50 елга якын гомерен багышлаган, шуларның 45е-Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең патологоанатомия бүлеге мөдире булып хезмәт итте.

Нәтиҗәле эшләү дәверендә Анатолий Спиридонов фикердәшләренең бердәм командасын җыйды, патологоанатомия бүлеге коллективы үз эшенең нәтиҗәләре белән бөтен республикага танылды. Анатолий Александровичны хирургия, гинекология, онкология һәм хастаханәнең башка бүлекләреннән алынган материаллардан грамоталы һәм төпле гистологик анализ өчен коллегалары хөрмәт итә. Ул инде күптәннән яшь белгечләргә бик яхшы остаз, һәм хезмәттәшләре аңа еш кына киңәш сорап килә.

Җитәкчеләрнең атналык планеркасы вакытындаТүбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәнең баш табибы Марс Мостафин Анатолий Александровичка Рәхмәт хаты тапшырды.

Анатолий Спиридонов, үз чиратында, коллегаларының профессиональлеген югары бәяләде һәм уртак эшләре өчен барысына да рәхмәт белдерде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International