Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә эпидемиягә каршы режимны үтәүче иң яхшы бүлекне бүләкләделәр

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә бүлекләр арасында эпидемиягә каршы режим үтәү буенча рейтингка йомгак ясадылар. Эксперт комиссиясе күп факторларны бәяләде: җитештерү контроле кысаларында лаборатор-инструменталь контроль нәтиҗәләре, профилактик прививкалар белән бүлек хезмәткәрләренең колачлавы, шулай ук САПОД системасында эшләү буенча кисәтүләр булу. Моннан тыш, шәхси саклану чараларыннан файдалану буенча хокук бозулар булмау һәм бүлекләрдә махсуслаштырылган медицина документларын алып бару исәпкә алынды.

2022 ел нәтиҗәләре буенча 10 бүлек җиңүче булды. Эпидемиологлар кубогын бүлек мөдире Гөлнара Шәрифуллина һәм өлкән шәфкать туташы Миләүшә Хаҗиева алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International