Бөтендөнья яман шеш авыруларына каршы көрәш көненә багышланган онкология авыруларын профилактикалау атналыгы кысаларында ТР ветераннар Берлегендә «яман шеш кыюлардан курка»дигән темага лекция булды. Казан ДМУ волонтер-медиклары лекция укыды.
Алар ТР Ветераннар берлеге әгъзаларына онкологик авыруларның төрләре, аларның үсеш симптомнары һәм куркыныч факторлары, шулай ук яман шеш авыруын ничек киметү турында сөйләделәр.