Максатчан юнәлеш буенча укучы студентлар белән очрашу Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәнең баш табибы Марс Мостафин кабинетында узды. Түгәрәк өстәл янында 6 нчы курс студентлары һәм ординаторлар, Казан медицина һәм федераль университетларны тәмамлаучылар, шулай ук Ижау медицина академиясендә белем алучы кызлар җыелды.
Баш табиб булачак хезмәттәшләренә хастаханә, шәһәрдә һәм районда сәламәтлек саклауның үсеше турында җентекләп сөйләде. Сөйләшү вакытында баш табиб студентлардан аңа төрле сораулар бирүне сорады. Беренчедән, яшьләрне ярдәм чаралары кызыксындырды.