Әлмәт муниципаль районында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Абашев Әлмир Рәшид улы, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Нагуманов Тимур Дмитриевич катнашуында йомгаклау медицина советының киңәйтелгән утырышы булды.
Медицина советы барышында узган елга нәтиҗәләр ясалды, 2023 елга максатлар һәм бурычлар билгеләнде.
Гадәттәгечә, эшчәнлек нәтиҗәләре буенча медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды.