"Андрей" донор акциясе дәвамында 118 литр кан тупланды

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

1,2 февральдә алтынчы мәртәбә Республика кан үзәгендә  "Андрей" хәйрия акциясе узды.
Акцияне онкология авыруларыннан интегүче  ярдәм итү өчен, паллиатив авыру пациент Андрейның тормыш иптәше   башлаган. Андрей рак белән авырган һәм берничә ай донорлар каны белән генә яшәгән.

300гә якын кеше хәйрия чарасында катнашып, 262 кеше донор булды. Нәтиҗәдә, кан банкы 118 литрга тулыланды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International