Сугыш ветераннары өчен госпитальнең табиб-реаниматологы Чаллы-Казан трассасында йөрәге туктаган ир-атның гомерен саклап калды

2023 елның 3 феврале, җомга

Госпитальнең реаниматологы Алина Сабир кызы Махиянова һәм Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең санавиация шоферы Алексей Андреевич Михеев пациентны Казанга илтеп, кайту юлында иделәр. Юлда Чаллы-Казан юнәлешендәге трасса читендә маршрут автобусы торуына игътибар итәләр, аның тирәсендә кешеләр җыелган, сигналлар белән ашыгыч ярдәм машинасы туктарга сорый иделәр. Юлда ир-атка хәле начарланган, йөрәге туктаган булуы ачыклана.

Табиб югалып калмый, беренче ярдәм күрсәтү өчен чемоданын тотып, юл аша йөгерә. Автобуста бер ир-ат ята, зыян күрүченең абыйсы аңа 15 минут элек аңа начар булуын – йөрәк туктаганын әйтә. Абый-кардәш үзе беренче ярдәм күрсәтергә тырышкан: ясалма сулыш һәм йөрәк массажы ясаган.

Вәзгыятьне бәяләп, табиб ир-атның сулышы һәм импульсы булмавына инана һәм ашыгыч рәвештә йөрәк-үпкә реанимациясен башлап җибәрә. 5 минуттан соң йөрәк тибә башлый. Пациентны тиз арада ашыгыч ярдәм машинасына күчереп, якындагы хастаханәгә – Мамадыш үзәк район хастаханәсенә илтәләр. Анда бригаданы реанимация һәм интенсив терапия бүлеге табиблары көтә иде.

Мамадыш РҮХнең реанимация бүлеге мөдире Елена Николаевна Новоселова сүзләренчә, ир-ат Мамадыш РҮХгә кергәндә ИВЛда коматоз хәлдә иде. Хәле авыр булу сәбәпле, ике тәүлек дәвамында аппарат сулышында була, стабилизациядән соң пациент Мамадыш РҮХнең терапия бүлегенә дәвалануга күчерелә. Күптән түгел аны өенә, амбулатор дәвалануга озатканнар, үзен канәгатьләнерлек хис итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International