Чаллылыларны талпан энцефалитына каршы вакцинациялиләр

2023 елның 3 феврале, җомга

Яр Чаллы - авыру буенча эндемик зона. Талпаннар сезоны башланганчы 3 айдан да азрак вакыт кала. Февраль аенда беренче прививканы куярга кирәк, бер айдан соң икенчесен, һәм сезон башына иммунитет куркыныч векторлар белән очрашырга әзер булачак.

- 7нче поликлиникада вируслы энцефалитка каршы 2 вакцина бар: «ЭнцеВир», «Клещ- Э-Вак». Вакциналар үз гамәлләре белән бертөрле, - дип билгеләп үтә 7нче поликлиниканың эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Елена Кәримова,- тулы курс өч вакцинациядән тора. 1 һәм 2 прививка арасындагы интервал бер ай. Өченче прививка бер елдан соң ясала. Кабат вакцинация - 3 елдан соң.

- Прививка ясау мөмкинлеген билгеләүне табиб хәл итә.

- Вакцинация ясау өчен яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International