Түбән Каманың Ашыгыч медицина үзәгендә яңа компьютер томографы эшли башлады

2023 елның 3 феврале, җомга

Яңа цифрлы диагностикалау җиһазлары органнарның һәм кан тамырларының эчке төзелешен катламлы
тикшерергә мөмкинлек бирә. Җиһазлар "Татнефть" ГАҖ компаниясе ярдәмендә сатып алынган.

"Диагностика комплексы билгеле бер тикшерүләрне башкару өчен программа тәэминаты мөмкинлекләренә ия, - дип аңлатты журналистларга нурланыш диагностикасы бүлеге мөдире Андрей Пронин. - Бу аппарат 64-кисемтәле, рәсемнең төгәллеге яхшырак. Тикшерү спектры киң: корсак куышлыгы органнары, шул исәптән бавырның, баш миенең төрле перфузияләрен дә кертеп, шулай ук аппарат йөрәкнең хәрәкәтен синхронлаштыра ала, анда коронарография үткәрү мөмкин".
Бер көн эчендә компьютер томографиясе кабинеты аша 40-50 пациент уза.
"Без башта, Ашыгыч медицина үзәген җиһазландырырга планлаштырганда, нәкъ менә әлеге категориягә йөз тоттык, - дип сөйли Түбән Кама үзәк район хастаханәсе баш табибы Марс Мостафин. – Бу яңа җиһаз рак һәм кан тамырлары авыруларын ачыклау өчен диагноз куярга мөмкинлек бирә. Компьютер томографы шулай ук йөрәк артерияләренең торышына диагностикалауга мөмкинлек бирәчәк.»
Аппарат кабул итү-диагностика бүлегендә ашыгыч медицина үзәгенең беренче катында урнаштырылган. Гадәттән тыш хәлләрдә пациентка тикшерү берничә минут эчендә үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International