Республика балалар клиник хастаханәсендә "Ак халатлы фәрештәләр" медицина фестивале кысаларында укучылар өчен ачык ишекләр көне узды.
Башта экскурсиягә 30 укучы язылган иде, әмма табиб һөнәре белән танышырга теләгән башка мәктәпләрдән тагын 4 сыйныф килүе бик күңелле булды. Укучылар Татарстан КДМУның медицина мәктәбенең әйдәп баручы укытучылары белән шәхсән танышты, кардиологиянең кардиохирургиядән нәрсә белән аерылуын тыңлады. Соңгы технологияләрне һәм җиһазларны, операция бүлмәсен күрде.
Сәламләү сүзе белән фестивальне клиниканың баш табибы Айрат Зиатдинов ачты.