4 февраль көнне Тәтеш үзәк район хастаханәсендә "Ак халатлы фәрештәләр" республика фестивале кысаларында ачык ишекләр көне үткәрелде.
Актлар залына Тәтеш районының 9-11 сыйныф укучылары җыелды.
Җыелганнарга сәламләү сүзе белән Тәтеш РҮХнең баш табибы Илья Савельев мөрәҗәгать итте.
Казан дәүләт медицина университеты ректоры, профессор Алексей Созинов университет тарихы, хәзерге заман дөньясында табиб һөнәренең мөһимлеге турында сөйләде, укучылар илнең иң яхшы медицина университетларының берсенә керү турында кызыксындырган барлык сорауларны да бирделәр.