Йөкле хатын гади җил чәчәге белән йогышлы авырулар хастаханәсенә керде. Дәвалау вакытында пациент табибларның даими күзәтүе астында була, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы тарафыннан консультацияләнә.
1 февральдә 37 атналыгында бала табу башланды. Эпидемия һәм клиника мөмкинлекләрен исәпкә алып, табиблар йогышлы авырулар хастаханәсе шартларында бала тудыруны кабул итәргә карар кылдылар. Хастаханә табибларына ярдәм йөзеннән 7нче хастаханәнең бала тудыру йортыннан медиклар бригадасы килә.
Бала туу уңышлы уза. 3285 граммлы, 50 см озынлыктагы, Апгар шкала буенча 8-9 баллга бәяләнгән малай туа. Табиблар баланың инфекциясен булдырмас өчен кулдан килгәннең барысын эшли. Бала тугач ук инфекция куркынычы булмасын өчен аерыла.
Хәзер әни җил чәчәгеннән дәвалануны дәвам итә, бала балалар бүлегендә күзәтелә. Аларның сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый. Тиздән өйгә кайтырга әзерләнәләр.