Татарстан Республикасы район үзәк хастаханәләрендә һәм Казанның әйдәп баручы клиникаларында ачык ишекләр көне

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

2 882 укучы һәм көллият укучысы Татарстан Республикасы район үзәк хастаханәләрендә һәм Казанның әйдәп баручы клиникаларында ачык ишекләр көнендә булдылар. "Ак халатлы фәрештәләр" XI Фестивале кысаларында республика ачык ишекләр көне узды.

Чарада Татарстан Республикасының 45 район хастаханәсе, Казанның 4 әйдәп баручы клиникасы, шулай ук фармация институты, Казан ДМУ медицина-фармацевтика көллияте, Казан ДМУ стоматология поликлиникасы, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, ФКУ Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International