Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин министр вазыйфаларын башкаручы белән таныштырды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән ТР сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы итеп Татарстан Республикасының Атказанган табибы, хирургия буенча югары квалификация категорияле табиб, бүгенге көнгә кадәр Республика клиник хастаханәнең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары вазыйфасын биләгән медицина фәннәре кандидаты Марсель Мансур улы Миңнуллин билгеләнде.
М. М. Миңнуллин 1974 елның 22 июнендә туган.
1997 елда Казан дәүләт медицина институтын, дәвалау факультетын тәмамлый. Югары уку йортын тәмамлагач, 1 нче хирургия авырулары кафедрасында клиник ординатурада укулар уза.
Һөнәри эшчәнлеген Казанның 5нче шәһәр хастаханәсенең гной хирургия бүлегендә башлый.
2000-2001 елларда - РКХнең кабул итү бүлегенең табиб-хирургы булып эшли.
2001 елда - КДМУның 1нче хирургия авырулары кафедрасына аспирантурага укырга керә.
2002 елда - читтән торып уку формасына күчә, төп эш урыны булып РКХнең абдоминаль хирургия бүлеге тора.
2004 елда - «Операциядән соң эчәк тоткарлыгы булган авыруларны диагностикалау һәм комплекслы дәвалау» темасына кандидатлык диссертациясен яклый.
2010 елдан - Республика клиник хастаханәсе баш табибының медицина өлеше буенча беренче урынбасары.