Дерматологиядә онкология

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Базалиома һәм меланома нәрсә ул? Нигә сез үзегезнең миңнәрне бетерә яки яндыра алмыйсыз? Кояштан саклаучылар нәрсәдән саклый ала? Бу һәм башка сорауларга Түбән Кама үзәк район хастаханәсе табиб-дерматовенерологы Светлана Васильева җавап бирде.

Светлана Михайловна соңгы вакытта пациентларга ешрак «базалиома» диагнозын куярга туры килә дип сөйли.

- Күпчелек пациентлар бу диагнозга җитди карамыйлар. Кабул итүгә килгәч, алар моның яман шеш булуын аңламый һәм хәтта үз диагнозын җиңеллек белән атый, янәсе, «минем бит базалиома гына». Мин пациентка бу базаль-күзәнәк яман шеш авыруы икәнен аңлата башлагач, алар шунда ук куркалар һәм проблеманың бөтен масштабын аңлыйлар. Базалиома һәм рак бер булуын аңларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International