Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә 2022 елгы эшчәнлек йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар буенча медицина советы булды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова, шәһәрнең сәламәтлек саклау җитәкчесе Александр Николаев катнашты.
Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш табибы Марат Мөхәммәдиев үз чыгышындабүгенге көндә табиблар белән тәэмин ителеш – 66,12% урта медицина персоналы белән-85,5% булуын әйтте
"Ярдәм программасы ярдәмендә кадрлар проблемасын башка шәһәрләрдән белгечләр җәлеп итү хисабына нәтиҗәле хәл итеп була", - диде ул, кадрларны җәлеп итү эше дәвам иттереләчәген билгеләп.
2022 елда якынча 50 мең 49 283 пациент барлык кирәкле диагностик ярдәмнең тулы күләмен алган.
Баш табиб хастаханәнең узган елдагы казанышлары турында да сөйләде. 2022 елда Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе "Татарстан Республикасының коммерцияле булмаган оешмасының иң яхшы архивы " конкурсында җиңү яулады. 1 млн сумлык сертификатны медицина мәгълүматларын цифрлаштыруга җибәрү планлаштырыла»
«ТРның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» республика конкурсы һәм «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча АМЯХ «халык өчен Хезмәтләр»номинациясендә җиңү яулады.
Конкурска NBC-tehnique уникаль медицина технологиясен тәкъдим иттеләр, ул йөрәк авырулары вакытында тамырларга стент-графтлар куюдан гыйбарәт. Әлеге технология ярдәмендә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә көн саен аневризм һәм аорта диссекциясе булган пациентларны үлемнән коткаралар.
2023 елда Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе үзенең динамик үсешен дәвам итәргә, күрсәтелә торган медицина ярдәменең сыйфатын күтәрергә планлаштыра.
Чара ахырында иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булды. 29 хезмәткәр ведомство бүләкләрен алды.