Спас хастаханәсендә компьютер томографиясе кабинеты ачылды

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

6 февральдән Татарстанның Спас районы халкы РКТ  район үзәк хастаханәсендә үтә алачак. Хәзер район халкына тикшерү өчен башка шәһәрләргә барырга туры килмәячәк. Томограф «Сәламәтлек саклау»милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча сатып алынды.
Узган елның декабрь ахырында китерелде һәм урнаштырылды ,яңа томограф сынап каралды һәм эшкә әзер.

Бу заманча югары класслы аппарат. Снимокларны тасвирлауны Республика дата-үзәге һәм Республика клиник хастаханә белгечләре башкарачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International