Перинаталь үзәге булган Түбән Кама балалар шәһәр хастаханәсе медиклары пневмококк инфекциясеннән прививка ясаттылар

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Пневмония, яки үпкә ялкынсынуы, бүгенге көнгә кадәр үлемгә китерә торган куркыныч авыру булып кала. Аерым куркыныч төркемендә 5 яшькә кадәрге балалар һәм картлар. Пневмония үсешенең иң еш очрый торган сәбәбе - пневмококк бактериясе. Статистика буенча, Россиядә өлкәннәрдә хастаханәдән тыш пневмония очракларының 76 проценты пневмококк инфекциясенә туры килә, ә балаларда ул хастаханәдән тыш пневмония очракларының 94 процентының сәбәбе булып тора. Ләкин бу авырудан прививка ясап сакланырга мөмкин. Бу аны дәвалауга караганда күпкә җиңелрәк.

Бүген Перинаталь үзәге булган Түбән Кама балалар шәһәр хастаханәсе  50 гә якын хезмәткәре Превенар 13 һәм Пневмовакс23 вакциналары ярдәмендә пневмококк инфекциясенә каршы вакцинация үтте.
Превмовакс 23 2 яшьтән алып балалар һәм өлкәннәр арасында авыруны профилактикалау өчен эшләнгән.
Превенар 13не олылар да, иң кечкенәсе (ике айлык сабыйлар) дә кулланырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International