"Игелекле эшләр бүләкләнәме?" Бүген бу сорауга Казанда Гаилә йортында олылар һәм балалар җавап бирде

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

БРКХдә, гаилә кунакханәсендә чираттагы Әкияти терапия сеансы узды, ул балаларга мөһим әйберләр турында гади сүзләр белән һәм кызыклы сюжет аша сөйләргә ярдәм итте.

Әкияти терапия проекты белән , гаилә кунакханәсенд яшәүчеләр беренче тапкыр 2016 елда игелекле дустыбыз – ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева ярдәмендә таныштылар. Нәкъ менә ул бу проектның инициаторы булды.

Бүген безнең балалар өчен әкиятне «Игелек» хәйрия оешмасына нигез салучы Ригина Садыйкова укыды - ул барысын да С.Топелиусның «Кышкы әкияте» белән таныштырды.

Кунакларыбыздан тәмле ризыклар белән бер чынаяк тәмле чәй эчкәннән соң, балалар һәм өлкәннәр укыган әкият турында фикер алыштылар һәм үз хисләре белән уртаклаштылар. Гаилә Йорты директоры Юлия Маркованың «бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә?" соравына  балалар тормыштагы гадәти әйберләргә шатланырга сәбәп таба белергә кирәк, дип җавап бирделәр.  Шулай ук ярдәм итәргә, игелек кайта, диделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International