Республика балалар клиник хастаханәсе белгечләре планлы тикшерү белән Чүпрәле районына чыктылар, анда балаларны кардиолог, невролог, ортопед, хирург, уролог, гинеколог, педиатр һәм эндокринолог белгечләре карады.
Шул исәптән параклиник тикшерүләр үткәрелде-эчке органнарның УЗИ һәм лаборатория тикшеренүләре.
Ел саен Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары планлы медицина тикшерүләре һәм комплекслы тикшерүләр уздыру максатыннан балалар йортларына, приютларына чыга.