Ютазы районы медицина хезмәткәрләре яңа бурычлар билгеләделәр

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

Ютазы районы медицина хезмәткәрләре 2022 елдагы эшкә йомгак ясадылар, 2023 елга бурычлар һәм максатлар билгеләделәр.

Урыссу үзәк район хастаханәсенең актлар залында узган медицина советында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, район башлыгы Аяз Шәфигуллин, Әлмәт шәһәрендәге ТР ТММИФ филиалы директоры Әнис Миндаров катнашты.

Төп доклад белән Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова чыгыш ясады.

2022 елда халыкны диспансерлаштыру күрсәткече - 75,2 процент. ТР буенча - 61 процент. Узган ел 2021 елга караганда 3894 тапкыр күбрәк тикшеренүләр үткәрелде.

Әгәр 2021 елда 1 000 кешегә 21,6 кеше үлсә, 2022 елда бу күрсәткеч 13,7 иде. 2022 елда табигый кимү - 5,7. Үлем структурасында иң зур үсешне 60-69 яшьтәге ир-атлар һәм 80-89 яшьтәге хатын-кызлар бирде. Ютазы районында уртача гомер озынлыгы-71,7 ел,Татарстанда-74,7.

2022 елда яман шешләрне ачыклау 33 процентка арткан: 87 кешедә беренче тапкыр яман шеш авыруы ачыкланган, шуларның 65 ендә I һәм II стадиясендә.

Федераль һәм республика программалары нигезендә 2022 елда КТ, маммография, эндоскопия һәм УЗИ аппаратлары, бер автомобиль сатып алынган.

Медсоветта Ютазы районы медицина учреждениеләренең иң яхшы медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

Ахырда җитәкчеләр 1965 елда ук төзелгән Урыссу РҮХнең азык-төлек блогында булдылар. Бу агымдагы елда капиталь ремонт программасында катнашырга дәгъва итүче объектларның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International