Түбән Кармалка авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. ФАПның заманча бинасы халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү республика программасы кысаларында төзелде һәм файдалануга тапшырылды.
ФАП заманча җиһазландырылган һәм медицина ярдәмен күрсәтүнең барлык стандартларына туры килә. Әлеге проектны гамәлгә ашыру авыл халкына күрсәтелә торган медицина ярдәмен күрсәтүне якынайтырга мөмкинлек бирде.
Түбән Кармалка фельдшер-акушерлык пунктында гомуми эш стажы 33 ел булган Щукина Людмила Николаевна шәфкать туташы хезмәт куя.