9 февральдә Халыкара стоматолог көне билгеләп үтелә. Бу дата 2001нче елда медицина бәйрәмнәре календарен тулыландырды. 36 еллык эш тәҗрибәсе булган табиб-стоматолог-терапевт гомере буе Яр Чаллы шәһәренең 1нче стоматология хастаханәсендә эшләгән, Хәлил Хәмәтдин улы Әхмәтҗанов үзенең һөнәренә ничек килгәне һәм ни өчен Чаллыны сайлап алуы турында сөйләде.