Тәтеш РҮХнең фельдшер-акушерлык пунктлары фельдшерлары "Демография"милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында диспансеризация узу өчен өлкән буын гражданнары исемлеген әзерлиләр һәм формалаштыралар.
Өлкән буын пациентларны поликлиникада гериатрия кабинеты табибы һәм шәфкать туташы каршы ала. Табиб-гериатр караганнан соң, пациентлар анализлар бирәләр, флюорография, экг, маммография һәм башка тикшерүләр уза. Күрсәткечләр буенча эндокринолог, кардиолог, офтальмолог, окулист, травматолог-ортопед консультациясе билгеләнә. Ел башыннан 97 кеше каралган.
Китерү халыкны социаль яклау үзәге транспорты белән башкарыла