Бүген Түбән Кама туберкулезга каршы диспансерында республика туберкулезга каршы клиник диспансер вәкилләре, медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары, Түбән Кама муниципаль районының сәламәтлек саклау идарәсе һәм Роспотребнадзор хезмәте җитәкчеләре катнашында медицина советы узды.
Медицина советында хезмәт эшенә йомгак ясалды һәм 2022 елда ирешелгән эш күрсәткечләре яңгырады. Шулай ук диспансер хезмәткәрләренә рәхмәт белдерелде һәм Мактау грамоталары тапшырылды.