Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханә табиблары тимераякта йөрергә яратучы хатын-кызның үпкәләреннән ике литрга якын сыеклык суыртып чыгарган

2023 елның 10 феврале, җомга

30 яшьлек Роксана Минһаҗиева тимераякта шуганда уңышсыз рәвештә ян ягына егыла. Егылу җитәрлек көчле иде, кыз кабыргасын сындыргандыр дип уйлаган, ләкин сөякләр исән калган, боз егылу нәтиҗәләре көтелмәгән булып чыга.

Бәрелү көче кызның күкрәк читлегенең сул яртысына туры килә, атна дәвамында Роксананың сул ягы авырта, авырлык хисе тоя, тыны кысыла, температура 38,0°ка кадәр күтәрелә. Табиб Роксананы рентген кабинетына җибәрә. Рәсем барысын да ачыклый, табиблар "экссудатив плеврит" диагнозын куя. Сул якта бик күп сыеклык җыелган, пациентны ашыгыч рәвештә Пульмонология бүлегенә җибәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International