Проф. Е.В. Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсендә 3D визуализация системасын кулланып югары технологияле операцияләр үткәрә башладылар. 3D визуализациянең цифрлы системасы «Офтальмохирургның тылсымлы күзләре» дип атала, ул табибка хәтта элек күрә алмаган зоналарны һәм операция кыры өлкәләрен күрергә ярдәм итә.
Бу система традицион офтальмохирургия турында күзаллауны кискен үзгәртә.
Фантастик фильмдагы кебек, хирург микроскоп окулярына түгел, ә зур монитордагы операция барышын контрольдә тотып 3D күзлекләр ярдәмендә операция ясый.
Әлеге система офтальмологиядә төрле оператив тыкшынуларда, барыннан да элек, катлаулы витреоретиналь операцияләрдә кулланыла. Соңгы буын диагностикалау җиһазлары операцияләнә торган күзнең цифрлы моделен формалаштыра һәм ясалма интеллект ярдәмендә операциянең барышын, мөмкин булган кыенлыклардан кисәтеп, исәпли.
Яңа визуализация системалары бик түбән яктылык агымында эшләргә сәләтле.
Бу технология шулай ук яшь белгечләрне Республика клиник офтальмология хастаханәсендә табиб-офтальмологлар өчен белем бирү циклларында укыту өчен кулланылачак.