Бүген Сарман медиклары чаңгыга бастылар. Алар район үзәгендә Сарман авылында узган "Россия чаңгы юллары" массакүләм ярышларында катнаштылар. "Сарман РҮХ" ДАССУ хезмәткәрләре район тормышында актив катнашалар, ел саен спорт ярышларында катнаша һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый.