Профессор А. Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник хастаханәсендә 2022 елгы эшкә йомгак ясадылар

2023 елның 10 феврале, җомга

Профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә 2022 елгы эшчәнлек йомгакларына һәм 2023 елга бурычларга багышланган медицина советы узды. Утырыш ТР сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Марсель Миңнуллин рәислегендә узды. Төп доклад белән хастаханәнең баш табибы Марат Гатауллин чыгыш ясады.

Клиника эшендәге төп векторлар COVID-19 пандемиясе шартларында халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтелде. Куелган бурычларны гамәлгә ашыру буенча бик зур эш башкарылды, йогышлы авыруларга медицина ярдәмен оештыру буенча барлык юнәлешләр дә уңышлы башкарылды.

2022 елда клиниканың кабул итү-диагностика бүлегенә 57 мең мөрәҗәгать теркәлгән, шуларның 30 %- ы - балалар. Мөрәҗәгать итүчеләрнең 33% ы госпитализацияләнгән. 2021 ел белән чагыштырганда, COVID-19 очракларының гомуми кимүе күзәтелә. Хастаханәгә салынган кешеләр саны 24% ка кимеде, бу омикрон штаммы аркасында килеп чыккан ковидның «йомшак» барышы белән бәйле. Моннан тыш, бу массакүләм вакцинопрофилактика һәм аның нәтиҗәлелеге белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International