2022 елның ноябреннән Чистай РҮХнең 2нче шәһәр хастаханәсе поликлиникасы базасында яңа компьютер томографы эшли башлады. Бу чорда 508 кеше РКТ тикшерүен узды.
Җиһазлар «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча җиһазлар сатып алынды. Бу программа халыкка медицина ярдәменең сыйфатын һәм мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән.