Хастаханә җитәкчелеге очрашуга медицина югары уку йортларын тәмамлаган Диана Турцеваны, Анастасия Власованы, Анна Терехинаны, Камилә Ишметованы чакырды.
Рәсми булмаган шартларда, чәй артында, булачак табиблар Яшел Үзән РҮХнең баш табибы вазифаларын башкаручы Эльмир Гатин, халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Майя Хәмедова, 1нче балалар поликлиникасы мөдире Динә Жукова, кадрлар эше буенча баш табиб урынбасары Наталья Туганцева белән әңгәмә корды.
- Тар белгечлеккә шунда ук китәргә ашыкмагыз, - дип киңәш итте Динә Жукова. - Югары уку йортын тәмамлаганнан соң беренче елда үзеңне беренчел звенода сынап карау яхшырак. Бу сезнең күзаллауны киңәйтәчәк. Аннары ординатурага да барырга була.
Эльмир Гатин Яшел Үзән хастаханәсе, медицина учреждениеләрен модернизацияләү, социаль ярдәм чаралары, өзлексез һөнәри белем бирү мөмкинлекләре турында сөйләде.