Кичә «Урам» экстрим-паркы территориясендә «Сәламәтлек Лигасы» сәламәтлек фестивале узды, ул студентларның сәламәтлеген профилактикалауга һәм диагностикалауга, шулай ук студентларны сәламәт яшәү рәвешенә тартуга юнәлдерелгән.
Казан шәһәренең медицина оешмалары табиблары студентлар өчен консультацияләр, ә башка белгечләр - лекцияләр һәм мастер-класслар үткәрделәр. Моннан тыш, студентлар ВИЧ-инфекция өчен тест узу мөмкинлегенә ия булдылар.
Чара Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге ярдәмендә Татарстан Республикасы Студентлар лигасы тарафыннан оештырылды