"Мамадыш РҮХ " ДАССУда хирурглар пациентны юан эчәктә шеш булган пациентны коткарды.
Мамадыш хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә 1963 елда туган пациент китерелә. Диагностик процедуралар үткәргәннән соң, хастаханәгә ашыгыч рәвештә салу турында карар кабул ителә.
Шул ук көнне пациент лапаротомиягә җибәреилә.Операция барышында юан эчәкнең зарарланган өлеше алынып, нечкә-юан эчәк анастомозы куела.
Бүгенге көндә пациент үзен яхшы хис итә һәм өйгә җибәрелде.
Операцияне хирургия бүлеге командасы (Мифтахетдинов Н.Н.) һәм реанимация һәм интенсив терапия бүлеге командасы (Новоселова Е. Н.) операцион шәфкать туташлары командасы белән берлектә үткәрделәр.