Кама Тамагы медицина советында 2022 елгы казанышларны билгеләп үттеләр

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Кама Тамагы РҮХдә 15 февральдә йомгаклау медицина советы булды. Ул 2022 елга йомгак ясауга багышланган иде. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Ильяс Илдус улы Минвәлиев доклад белән чыгыш ясады, медицина учреждениесенең бер елдагы эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде.
Баш табиб билгеләп үткәнчә, Кама Тамагы районында туучылар санының кимүенә, халыкның картайуына, халык санының кимүенә бәйле демографик вәзгыять катлаулы.

Узган ел Кама Тамагы районы буенча барлыгы 4461 кеше диспансерлаштырылган, профилактик тикшерүләр 831 кеше үткән. COVID-19 кичергән 793 кеше тирәнтен диспансерлаштыруны узды. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча беренче тапкыр 18 кешедә яман шеш авыруы ачыкланган. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан 65 яшьтән өлкәнрәк булган авыл кешеләрен медицина оешмаларына илтү дәвам итә.

«Сәламәтлек саклау» милли проектының «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Әҗем-Курлебаш торак пунктында модульле ФАП төзелде һәм файдалануга тапшырылды.

Кама Тамагы хастаханәсе поликлиникасы компьютер томографы, маммограф, УЗИ аппараты, флюорограф, видеоэндоскопик стойка җиһазлары белән тулыланды. Барлык җиһазлар да «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча керде.
Районның 29 фельдшер-акушерлык пункты «ТР Бердәм кардиологы»системасына тоташтырылган ЭКГ-аппаратлар белән җиһазландырылды.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Фатыйх кызы Яркаева район үзәк хастаханәсенең уңышларын билгеләп үтте һәм аерым игътибар таләп итә торган мәсьәләләргә тукталды.
Фәридә Фатыйховна билгеләп үткәнчә, онкология белән авыручыларны иртә ачыклау эшен көчәйтергә, диспансерлаштыруны узучы халыкның колачын арттырырга, дару белән тәэмин итү эшен көчәйтергә, гомуми көч белән үлем санын киметүгә ирешергә кирәк, диде.
Медицина советы барышында медицина ярдәмен күрсәтүнең оперативлыгын арттыру юллары һәм 2023 елга актуаль бурычлар тикшерелде.

16 февральдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Ләлә Ринат кызы Кудерметова һәм башка рәсми затлар Кама Тамагы район үзәк хастаханәсендә булды.
Район башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов һәм район үзәк хастаханәсенең баш табибы Ильяс Илдус улы Минвәлиев озатуында хастаханәсенең яңа җиһазларын карадылар, пациентлар белән аралаштылар, медицина учреждениесенең иң актуаль мәсьәләләре һәм 2023 елга планнар турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International