Әлмәт районара күп профильле хастаханәнең табиб-офтальмологы Альбина Гыйләҗева Чиләбедә узган конференциядә доклад белән чыгыш ясады

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

2023 елның 18-19 февралендә Чиләбе шәһәрендә «Офтальмологиядә заманча лазер технологияләре» фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә 8 илдән табиб-офтальмологлар: Россия, Франция, Белоруссия, Үзбәкстан, Казахстан, Ливия һәм башкалар катнашты.

Россия ФМБА офтальмология үзәге җитәкчесе, Мәскәү «Центр Зрения» ҖЧҖ баш табибы м.ф.д., профессор Шаимова В. А. чакыруы буенча Әлмәт районара күп профильле хастаханәне офтальмология бүлегенең лазер хирургы м.ф. к. Альбина Ринас кызы Гыйләҗева тәкъдим итте. Аның катлаулы күпфакторлы авыруга - цитомегаловирус ретинитына багышланган доклады экспертлар һәм тыңлаучылар тарафыннан югары бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International