Зәйнең 3нче мәктәбендә профильгә кадәрге медицина сыйныфы уку елы башында ук тавыш бирү юлы белән оештырылды. Сигезенче сыйныф укучыларына медицина яки педагогик юнәлеш сайларга тәкъдим иткәннәр иде, медицина өлкәсен белергә теләүчеләр күбрәк булды.
Бүген медицина сыйныфының рәсми ачылыш булды, һәм укучылары әлеге проектка караган махсус значок беркеттеләр.
Проект пилот форматта Зәй районында мәгариф идарәсе, Зәй РҮХ һәм Чаллы медицина көллияте белән берлектә гамәлгә ашырыла.