20 февральдә, Татарстан Республикасының кКөньяк-көнчыгыш территорияләрендә ВИЧ-инфекция таралуга каршы тору стратегиясен үтәү кысаларында, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәгенең Әлмәт филиалы белгечләре һәм «Яңа гасыр» АКБО белән берлектә Бөгелмә һәм Лениногорск районнарында ВИЧ-инфекция буенча профилактик эш үткәрделәр.
Бөгелмә районының «Факел» спорт мәктәбе һәм Лениногорскгаз ЭПУ хезмәткәрләре мәгълүмати-профилактик чарада катнаштылар, аннары тест-мобильдә ВИЧка аноним экспресс-тест уздылар.
Учреждение хезмәткәрләре үзләрен кызыксындырган мөһим сорауларга җаваплар алдылар.