Йөкле хатын-кызлар мәктәбе: Мамадыш РҮХдә булачак әниләргә түләүләр, ташламалар һәм сәламәтлек саклау тәртибе турында сөйләделәр

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

21 февральдә «Мамадыш РҮХ» ДАССУ конференц-залында йөкле хатын-кызлар мәктәбенең чираттагы утырышы узды. Бу чарага Мамадыш муниципаль районының матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге һәм Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре чакырылган иде.

Мамадыш муниципаль районында республика матди ярдәм үзәгенең 27 нче филиалы мөдире Гөлназ Тахавеева булачак әниләргә балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары турында сөйләде, ташламалар һәм пособиеләр рәсмиләштерү тәртибен аңлатты.

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова баланың тууын теркәү шартлары, яңа туган балага документлар рәсмиләштерүнең нечкәлекләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International