Тәтеш районында мобиль поликлиника эшли башлады

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Казанның 7нче клиник хастаханәсеннән мобиль комплекс Тәтеш районы халкын кабул итә башлады. Күчмә сырхауханә Олы Шәмәк авылында урнашкан.

Мобиль комплекс белгечләре бригадасы составында медицина регистраторы, табиб-невролог, табиб-кардиолог, табиб-офтальмолог, табиб-уролог, табиб-невролог, кан тамырлары хирургы бар.

Гомуми практика табибы, фельдшерлар үз пациентларының исемлекләрен әзерлиләр.

Олы Шәмәк табиб амбулаториясенә гомуми практика табибына мөрәҗәгать итеп, кабул итүгә язылырга мөмкин. Телефон: 5 -66-33

Халыкны комплекслы диспансерлаштыру, мобиль комплексларның чыгулары «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү»төбәк проекты буенча гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International