Космонавт Сергей Кудь-Сверчков онкодиспансер пациентлары өчен мастер-класс үткәрде

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Кичә РКОДта онкология авырулары булган пациентлар өчен Сергей Кудь-Сверчков катнашында арт-терапия  мастер-классы узды. Онкопациентлар космонавт белән бергә хаста уйларынннан читләшү өчен үз портретларын ясадылар. Сәнгать терапиясе психик киеренкелекне җиңеләйтергә, тынычланырга, игътибарны тупларга булыша.

Сергей Кудь-Сверчков космонавтларны әзерләү һәм космоска очу, шулай ук «Роскосмос» ның хәйрия проектында катнашуы турында сөйләде. Мастер-классның барлык катнашучылары да чын космонавт белән танышуга һәм иҗат атмосферасына чумуларына бик шат булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International