Тукай РҮХдә районның 2022 елдагы сәламәтлек саклау эшенә йомгак ясадылар һәм агымдагы 2023 елга бурычлар билгеләделәр.
Киңәйтелгән медицина Советына ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев, Тукай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Закиров, Яр Чаллы шәһ.буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев, «АМЯХ» ДАССУ баш табибы Марат Мөхәммәдиев чакырулы иде.
Тукай районының сәламәтлек саклау эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында "Тукай РҮХ" ДАССУ баш табибы Мансур Потеев чыгыш ясады.
Мансур Алиевич билгеләп үткәнчә, Тукай районы халкы соңгы биш елда 12 процентка арткан. 2021 ел белән чагыштырганда, миграция исәбенә халык 4,2% ка арткан.
2021 ел белән чагыштырганда, уртача гомер озынлыгы 0,5 елга арткан, шул исәптән ир-атларда 0,9 яшькә кимегән, хатын-кызларда 3,4 ел арткан. Районда уртача гомер озынлыгы – 72 ел, шул исәптән ир-атларда - 66,3 ел, хатын-кызларда 78,5 ел.
2022 елда 327 бала туган. 2022 елда сабыйлар үлеме 0!
2022 ел ахырына кан әйләнеше системасы авырулары буенча 1266 пациент исәпкә куелган, бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 44% ка күбрәк (2021 елда 875 кеше куелган).
Сәламәтлек саклауның өстенлекле бурычларының берсе - «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында онкология авыруларына каршы көрәш, шул исәптән аларны иртә ачыклау һәм вакытында дәвалау. Авыруларның 1-2 этапта ачыклануы, елдан-ел арта, бу пациентларга тернәкләнүгә күбрәк мөмкинлек бирә.
2022 елда өлкән халыкны диспансерлаштыру кысаларында 10 132 кеше каралган, бу планлы күрсәткечләрнең 100,6%. тәшкил итә.
Диспансерлаштыру һәм профкүзәтүләр нәтиҗәләре буенча беренче тапкыр 1 775 авыру очрагы ачыкланган,:
-йөрәк - кан тамырлары системасы авырулары - 518 очрак.,
- сулыш алу органнары авырулары - 52 очрак.,
- ашкайнату органнары авырулары ачыкланган - 50 очрак.
Ачыкланган авырулар булган пациентлар диспансер күзәтүенә алындылар.
0 яшьтән 17 яшькә кадәрге 7 993 бала профилактик тикшерүләр белән колачланган, бу план күрсәткечләрен 101,3% ка үтәүне тәшкил итә.
Ятим балаларны диспансерлаштыру планы 100% ка үтәлгән, 80 бала каралган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча беренче тапкыр 469 авыру очрагы ачыкланган:
- кан авырулары һәм кан чыгару органнары-123 очрак;
- күз авырулары - 97 очрак;
- эндокрин системасы авырулары-95 очрак.
Ачыкланган авырулары булган балалар диспансер күзәтүенә алынды.
Халыкны вакцинацияләү өстенлекле бурычларның берсе булып кала. 2022 ел ахырына грипптан 19 810 доза вакцина алынган. 19 810 кешегә прививка ясалды (шулардан – 15 910 өлкән кеше һәм 3 900 бала), бу план күрсәткечләренең 100% үтәлешенә туры килә.
Ел дәвамында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы буенча «Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән уртак эш алып барылды.
2022 елда Тукай районы сәламәтлек саклау учреждениеләренә "Сәламәтлек саклау" милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында КТ Аппараты, флюорограф, УЗИ аппараты алынды, физиотерапия процедураларын үткәрү кабинеты җиһазландырылды, Мусабай-Завод авылында 1 ФАП төзелде.
Хисап елында Кече Шилна авылында, муниципаль хезмәт хезмәткәрләре, шул исәптән Тукай РҮХнең медицина хезмәткәрләре өчен күпфатирлы йорт төзелеше башланды.
2022 ел нәтиҗәләре буенча «Тукай РҮХ» хезмәткәрләре мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.