2023 елда «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» илкүләм проекты буенча Татарстанда 28 объект төзеләчәк һәм 117се ремонтланачак

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

2023 елда «Сәламәтлек саклау» милли проекты / «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча Татарстан Республикасында медицина объектларын төзүне һәм ремонтлауны дәвам итәчәкләр.

25 модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү планлаштырыла. 2022 елда башланган Яшел Үзән районы Осиново бистәсендә өлкәннәр һәм балалар өчен күп профильле поликлиника һәм Казан шәһәре Дәрвишләр бистәсендә балалар поликлиникасы төзелеше тәмамланачак. Башкаланың «Салават Күпере»торак комплексында күп профильле поликлиника төзелеше башланачак.

Капиталь ремонт 9 поликлиникада, 5 участок хастаханәсендә, 7 табиб амбулаториясендә үткәреләчәк. Яңартуны шулай ук 96 ФАПта үткәрәчәкләр. Барлыгы 117 объектка капиталь ремонт ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International