Мамадыш хастаханәсендә хроник йөрәк җитешсезлеге булган пациентлар өчен мәктәп узды

2023 елның 3 марты, җомга

«Мамадыш РҮХ» ДАССУның кардиология бүлегендә хроник йөрәк җитешсезлеге булган пациентлар өчен дәрес оештырылды. Дәресне кардиология бүлеге мөдире, табиб-кардиолог Гаделшина Светлана Ивановна үткәрде. Дәрестә әлеге стационарның 18 пациенты катнашты.

Светлана Ивановна үз чыгышында пациентларга йөрәк җитешсезлегенең нәрсә икәнлеген җентекләп аңлатты, моңа китерүче сәбәпләрне санап чыкты, йөрәк җитешсезлеге белән интегүче кешеләргә гомер озынлыгын һәм сыйфатын яхшырту өчен нинди шартларны үтәргә кирәклеге турында сөйләде.

Хроник йөрәк җитешсезлеге - йөрәкнең насос функциясен тулысынча үти алмавы, нәтиҗәдә кеше организмы кислород һәм туклыклы матдәләрне җитәрлек дәрәҗәдә алмый. Бер барлыкка килсә, бу халәт авыруны гомере буе озата бара.

Пациентлар мәктәбенең максаты - хроник йөрәк җитешсезлеге турында пациентларның һәм аларның туганнарының белем дәрәҗәсен күтәрү, сәламәтлек торышы күрсәткечләрен контрольдә тоту күнекмәләрен өйрәтү, авыруларның хәле начарайган очракта кирәкле гамәлләр турында хәбәрдарлыкны арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International