АМТЕС Югары медицина технологияләре белем бирү үзәгендә ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Казан дәүләт медицина университетының икенче уку елы ординаторлары белән очрашты.
2 уку елы ординаторлары 400 ләп исәпләнә. Шулардан 86 кеше гомуми конкурс буенча, 170 кеше максатчан квота буенча кабул ителгән. ТР сәламәтлек саклау министрлыгының максатчан квота буенча - 132 кеше. Шулардан Казан оешмасына - 85 яшь табиб, районнарга 47 табиб җибәрелергә тиеш.