Татарстан Кан хезмәте 2022 елгы эшчәнлеккә йомгак ясады

2023 елның 6 марты, дүшәмбе


2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Чарада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры М. М. Миңнуллин, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары И. Р. Фатыйхов, ТР буенча Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең территориаль органы җитәкчесе киңәшчесе Ф. Ф. Дучицкая катнашты.

Татарстан Кан хезмәте  эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча төп доклад белән баш табиб Р.Г. Тураев чыгыш ясады.

Татарстан Республикасында донорлар саны – 33 436 мең кеше. Донорлар арасында 70% - ир-атлар, 30% - хатын-кызлар. Иң актив яшь төркеме – 20 яшьтән 29 яшькә кадәр – (46,9%) һәм 40 яшьтән 49 яшькә кадәр - (27%).

57 755,68 литр таркатылмаган кан хәзерләнде, бу 2021 ел белән чагыштырганда 4% ка күбрәк. Кан һәм аның компонентлары донацияләре саны - 78 568.

Донор кадрларын җәлеп итү өчен ел дәвамында массакүләм мәгълүмат чаралары белән актив эш алып барыла, шулай итеп донорлык турындагы сюжетлар республика телевидениесендә дә, федераль каналларда да даими рәвештә трансляцияләнә. 2022 елда барлыгы 47 телесюжет һәм радиода туры эфирда 5 чыгыш булды.

Мобиль комплексның эше Донор көннәрен предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре белән алдан килештерү буенча еллык план нигезендә төзелә.

Татарстан Республикасында югары технологияле медицина ярдәме, гематология һәм онкология авырулары саны арту сәбәпле, кан хезмәте сәламәтлек саклау системасында иң әһәмиятле звенога әверелә.

Хисап елына йомгак ясап, Рамил Габделхакович Тураев 2022 елга ТР Кан хезмәте алдына куелган бурычларның тулы күләмдә үтәлүен билгеләп үтте.

Медицина советы ахырында кан үзәге хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International